Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СЛЕСАРЬГА МАШИНА ВӘГЪДӘ ИТЕЛДЕ

Саба күптармаклы җи­теш­­терү пред­приятие­сендә үткәрелгән хисап җые­лышына быел коммуналь хуҗалык хез­мәт күр­сәткән авыл җир­лек­лә­ре башлыклары да ча­кы­рылган иде.

Җирле үзи­дарәләр җитәкчеләре бе­лән хәбәрдарлык һәм  үза­ра  элемтә  халыкның көнкүреше белән нык бәйле тармакта эш оештыруда  аеруча   мөһим.  Хисап  чорында кайсы авыл җирлегендә нинди эшләр башкарылуын һәм 2018 елга билгеләнгән бурычларны предприя­тие директоры Илнур Хә­бибуллин үзенең  чыгы­шында  тулы  яктырт­ты. Һәр тармакта аерым тукталып, хәл итәсе проб­лемаларны да күр­сәтте. Әйтик, куллану­чыларны су белән тәэ­мин итүдә былтыр коммуналь хуҗалык үзе хезмәт күрсәткән  авыл җирлекләрендә һәм Сабада күп эш башкарып, трассада  килеп  чыккан тө­зексезлекләр  (барысы 53 авария) вакытында бе­терелгән.  Су югалтуларны  бетерү (жәй ай­ларында  40-60 процент­ка житә) максатында  контролерлар һәрдаим тикшерү үт­кәргән, срогы чыккан һәм ватык хисаплагычлар  алышты­ру өчен  кисәтү ха­ты би­релгән. Быел пред­приятие Елыш авылына каптаж эш­ләп, кулланучыларга  су бирүне чишмәдән тоташтыруны, Оет, Мамалайда суны кушу-аеру системасын яңар­туны, авылларда  ис­­ке су колонкаларын алып бетерүне, Сабада күп балалы гаиләләргә йорт урыны бирелгән урам­нарга су кертеп бетерүне планлаштыра. Иң мөһиме, халыкны ел әйләнә өзек­лексез сыйфатлы су белән тәэмин  итү...

...2017 елда Сабаның Титов, Гали Закиров  урамнарына 459 метр тротуар җәелде, Тукай урамында машина кую  урынында 92152 сумлык төзекләндерү эше башкарылды. Тротуарлардан, урамнардан 20869 кубометр кар  чыгарылды.  Кулланучыларның 2018 елның 1 февраленә  коммуналь хезмәтләр өчен 369073 сум түләнмәгән бурычы бар.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев