Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Смотр-конкурс

13 нче сентябрь көнне Шекше мәдәният йорты каршында, ял чарасы буларак һәм ир-егетләрнең техник осталыкларын билгеләр өчен, мини-тракторлар өчен “Смотр-конкурс” үткәрелде. Игътибар үзәгендә үз куллары белән мото-техника һәм мини-тракторлар ясаган авылдашлар булды. Осталар иҗат иткән тимер атларны һәрбер килгән кешегә карап китү һәм хуҗалары белән аралашу мөмкинлеге булдырылган иде.

Катнашкан һәрбер кеше Шекше авыл җирлеге башлыгы тарафыннан грамота һәм акчалата приз белән бүләкләнде. Моннан тыш, катнашучыларны учакта пешерелгән бәрәңге һәм тәмле карбыз белән сыйладылар. Әлеге чара мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Шекше авыл җирлеге башлыгы белән берлектә әзерләнде.

Фото: instagram.com/radikkhairtdinov

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев