СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ  СЫНАТМЫЙ
Район яңалыклары

СӘНГАТЬ ОСТАЛАРЫ СЫНАТМЫЙ

Кырымда быел унынчы тапкыр үткәрелгән “Алтын мәйдан” халыкара фестивалендә Ти­мершык авылыннан сәхнә ветераны Миннис­лам Кәримов катнашып, “Вокал-соло”, “Инструментта уйнау” номинацияләрендә I дә­рәҗә лауреат исеменә лаек булды.

Казан шәһәрендә  «Казан сөлгесе» халык җыр-бию сәнгатенең IV Халыкара фестиваль-конкурсы узды. Анда  безнең районнан Кече Шыңар мәдәният йортының "Әлфия"  халык бию ансамбле лаеклы чыгыш ясады һәм III дәрәҗә лауреаты исемен яулады.

Фото: vk.com/altynmaidan


Нет комментариев