Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Социаль түләүләрне – фонд аша

2021 елда РФ Пенсия фондының районара бүлеге социаль якланулы гражданнарның мәнфәгатьләрен ничек кайгыртты һәм агымдагы елда эшләрендә нинди яңалыклар көтелә? Бу хакта безгә бүлек җитәкчесе Марат Мәҗит улы Мөгътәсимов сөйләде:

– Саба районында 1 гыйнварга барысы 9951 кеше пенсия белән тәэмин ителгән, шуларның 7898е пенсияне картлык буенча алды. Уртача пенсия күләме – 14817, 09 сум (картлык буенча -15981,61 сум) тәшкил итте. 2021 елның 1 гыйнварыннан пенсия күләме һәм бер пенсия коэффициентының кыйммәте 6,3 процентка индексацияләнгән иде. Шуннан соң социаль пенсиягә фиксацияләнгән түләү 6044 сум 48 тиен, бер пенсия коэффициенты 98,86 сум булды. Болар өлкәннәрнең социаль тәэмин ителешенә шактый йогынты ясады.

Шулай ук 2021 елның 1 февраленнән аерым категория гражданнарга айлык акчалата түләүләрнең – 4,9 процентка, 1 апрельдән социаль пенсияләрнең 3,4 процентка индексацияләнүе дә иш янына куш булды. Моннан тыш августтан эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләренә төзәтмәләр кертелде һәм сентябрьдә барлык пенсионерларга автомат рәвештә өстәмә 10 мең сум акча күчерелде. Бөек Җиңүнең 76 еллыгына сугыш ветераннары һәм инвалидлары – 10 мең, Ленинград камалышында калучылар 50 мең сум алды.

Гомумән, 2021 ел 6 районга хезмәт күрсәтүче бүлеккә эш күләме артуы белән истә кала: 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм балалы гаиләләргә айлык түләүләр өчен гаризалар кабул итүне башладык. Яңа төр пособиеләр керемнәре яшәү минимумыннан артмаган ялгыз әти-әни белән тәрбияләнүче 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга, шулай ук иртә срокта учетка баскан йөкле хатыннарга билгеләнде. Татарстанда тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче һәр балага түләү айга –4997,5 сум, йөкле хатын-кызларга 5311 сум тәшкил итте. Ә уку елы башлаганда В.Путин Указы буенча 10 мең сум күләмендәге түләүне 6-18 яшьлек балалары булган һәр гаилә алды.

Бүлек эшчәнлегендә 2022 елда, шактый гына үзгәрешләр көтелә. Иң зур яңалык – 1 гыйнвардан социаль яклау һәм хезмәт, мәшгульлек органнары башкарган кайбер социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнүе. Сүз балалары булган эшләмәүче гражданнарга, радиация йогынтысына дучар ителгән затларга, реабилитацияләнгән кешеләргә, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга), пенсия алган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына пособиеләр, компенсацияләр түләү турында бара. Әйтик, яңа елдан Пенсия фонды аша балалары булган гражданнарга түбәндәге пособиеләр билгеләнә: 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык, оешма бетүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек буенча, бала туганда бер тапкыр бирелә торган, баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучының йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган, сроклы хәрби хезмәттәге атаның баласына айлык түләүләр. Алар элек күрсәтелгән реквизитларга автомат рәвештә күчереләчәк. Әгәр кеше бу пособиеләргә хокуклы булып та, моңарчы аннан файдаланмаса, 2022 елның 1 гыйнварыннан аңа Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.

Сабалыларга Пенсия фонды сайты аша мәгълүмат алу мөмкинлекләреннән киңрәк файдаланырга тәкъдим итәм. Пенсия алучы кешеләрдән тыш, кызыксынган һәркем сайттагы шәхси кабинетына кереп, үзенең стажын, эшләү дәверендә пенсиянең иминият өлешендә җыелган балларын һәм социаль түләүләр белән бәйле башка төрле мәгълүматны карый ала.

2021 елда районда 1 миллиард 885,49 миллион сум пенсия һәм пособиеләр түләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев