Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спортчы, рәссам, имам

Сәләтле кешеләр барлык яклап та сәләтле була, диләр. Сабада яшәүче Илнур Камил улы Галимҗанов та шундыйларның берсе.

Әгәр кеше табигать күренешенме, адәм баласының йөз-кыяфәтенме, вәземләп, ювелир төгәллеге белән кәгазьгә төшерә ала икән – ул инде талант иясе. Аңа сокланырга гына кала. Илнур мәктәптә укыганда спортны да ярата, рәсем дәресләрен дә көтеп ала. Укытучылары Хәниф Һадиев, Фәнис Шәйдуллин җитәкләгән түгәрәкләргә теләп йөри. Шуның өстенә әнисе аны баян түгәрәгенә дә яздыра. Үсә төшкәч, Илнур боларның кайсына өстенлек биргән соң?

  –Мәктәп тәмамлагач, рәсемне сайладым,– диде ул.– Чөнки 1986 елда Казан сәнгать училищесына укырга кердем. Бер  урынга 15 кеше иде, җиз иләк аша сайлап алалар. Үттем, укыганда Мәрҗани мәчетенә барып рәсемнәр  ясап йөрдем. Диплом эшен дә шушы темага багышладым. Зур картина тудырдым. Мәскәүдән кил­гән рәссамнар имтихан алды. Алар картинаны бик аңлап бе­тер­мәгәннәр. Диплом эшем җи­тәкчесе миңа шулай диде. Әле дин тыелган вакыт бит. Шулай да дипломны “5” кә  якладым.

Илнур армиядә хезмәт итеп кайткач, хезмәт юлын да балалар иҗат үзәгендә сайлаган белгечлеге буенча башлый. СССР таркалган чор, җиңел генә акча эшләүгә кызыгу, яшьләр урамда  йөри. Менә шул вакытта Илнурда балачактан килгән спортка тартылу өстенлек итә. Армиядән кайткан егетләр бергә җыелып, Саба урта мәктәбе артында мәйданчык корып, хоккейга юл ачалар. Шекше, Шәтке авыллары егетләре белән матчлар үткәрәләр, Теләчегә барып уйныйлар. Җәен футболга күчәләр. Республика җитәкчелеге дә, 90нчы елларда яшь буын аңында бушлык барлыкка килү шартларында яшьләр сәясәтенә игътибарны арттыра. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре ачыла, боз сарайлары төзелә.

“Без дә, спортка тарту максатында 1985-1986 елгы үсмерләрне җыеп, аларга мәгариф бүлеге аша алынган ун яхшы тимераякны бирдек. Шуннан китте. Үз инициативасы белән үсмерләр өчен бокс түгәрәге оештырган дустым Рифат Хисамов 1999 елда ачылган “Олимп” спорт мәктәбе директоры итеп билгеләнде. 2005 елдан хоккей белән ел әйләнә “Нарат” боз сараенда шөгыльләнә башладык. Республикада призлы урыннар алдык, 2012-2013 елларда чит илләргә барып та чыгышлар ясадык. Әти белән бергә кызлар командасы да оештырдык”,– дип дәвам итә Илнур.

Уртак тырышлык үз җимеш­лә­рен бирә. “Тимерхан” командасы 2013 елда Чехиядә хоккей буенча Германия, Словакия, Канада, Швеция, Финляндия һәм Россия командалары катнашында үткәрелгән халыкара турнирда җиңү яулый. Турнирның иң яхшы уенчысы булып Илнурның улы Руслан Галимҗанов таны­ла. Кызлар командасы исә Аме­рикада 3нче урынны ала. Гал­иҗановларның шәкертләре – Ике басу Арташ авылыннан Ландыш Фәләхова хәзерге вакытта “Скиф” (Түбән Новгород), Сабадан Алсу Рәхимова “Динамо-Нева” командалары составында хатын-кызлар хоккей лигасында уйный. Марсель Ибраһимов “Мәскәү” командасы составында Гагарин кубогы иясе булды. Илнур Галимҗанов 20 елдан артык физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләп, үзен белемле, югары квалификацияле белгеч итеп күрсәтте. “Спорт мәктәбенең иң яхшы тренеры” смотр-конкурсының “Команда төрләрендә осталык һәм камиллек” номинациясе җиңүчесе. Аның педагог хезмәтләре мәгълүмат чараларында да басыла.

Сәнгать училищесына укырга кергәнче үк холстта әбисенең портретын йон җегерләп утырган хәлендә ясап, Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә III урынны алган Илнур рәсем сәнгатен дә ташламады. Күбрәк табигать күренешен киндергә төшерә. Кечкенәдән Суриков, Шишкин, Репин иҗатын үз итә. Миңгәрдә, Мөслимдә үткәрелгән Бөтенроссия рәссамнар симпозиумында да үзенең картиналары белән катнашты.

“Бер картинаны тудырырга кайчак айлар кирәк. Кайсыдыр җире күңелеңә охшап бетми. Андый чакта картинаны кире ягына борып куярга кушалар. Бер айданмы, икеме – ачасың һәм җитешсезлеген табасың. Әйе, туктаган юк. Эшләп бетерәсе пейзажларым бар”,– ди рәссам.

Соңгы вакытта Илнур Камил улы дин юлына да кереп китте. Сәнгать училищесында укыганда тикмәгә генә мәчетләрдә йөрмәгән, күрәсең, күңелендә яшьтән булган. Хәзер ул Сабаның Ид аль-Адха Корбан бәйрәмгә ачылачак 3нче мәчете төзелеше өчен җавап бирә, имам-хатыйп вазифасын башкара.

“Дингә Ал­лаһы Тәгалә кертә инде. Күп­ләр догалар, аятьләр, сүрәләр, тор­мыш инструкциясе булган Коръәннең нәрсә икәнен дә белми. Бервакыт мин русчасын уку авырдан баргач, изге китапның татарчага тәрҗемәсен алдым. Алай да аңлашылмый. Телефоннан аудиоязманы тыңлаганда гына Коръән мине үзенә тарта башлады. Шунда ук бишвакыт намазга бастым. Бер авырлыгын да күрмим, тәнең, рухың ял итеп ала. Һаман да шул дин кардәшләр белән 2019 елның маенда нигез салынган мәчетебез өчен тырышып йөргән көн. Рамазан аенда тәравих намазларын укырбыз дип ышанып торабыз”,– ди Илнур әфәнде.    

“Матурлык дөньяны коткарыр”, – диләр. Тирә-ягыбызда Илнур Галимҗанов кебек матур, якты күңелле, күпкырлы сәләтле датагы да матураер, сафланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев