Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Судан фаҗига эзләмик

Республикада июль ае челләсе хакимлек итә. Эсселектән котылу өчен су коенучылар күбәйде. Әмма бу “процедура” фаҗигале дә тәмамланырга мөмкин.

undefined

Шәмәрдәндәге отряд водолазлары суда батучыны эзли.

Июль башыннан алып, Татарстан сулыкларында 25 кеше батып үлгән, шуларның өчесе – балалар. «Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм җирле үзидарәләр органнары вәкилләре су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату-профилактика чаралары үт­­кәрәләр,– диде безгә Шә­мәр­дәндәге 4нче эзләү-кот­кару отряды начальнигы Дамир Хәлиуллин.– Тыелган урыннарда су коенырга ярамаганлыгы, елга буйларында балаларны күзәтүсез калдырмаска кирәклеге турында сөйлиләр. Гражданнар­га су буйларында үз-үзең­не тоту кагыйдәләре аң­латылган белешмәлекләр тап­шырыла, елга зоналарына коенуның тыелганлы­гын кисәтүче аншлаглар бер­кетелә. Кешеләрнең су­да батып үлүенә еш кына җиһазландырылмаган урында коену, шулай ук суга исерек килеш керү сәбәпче була. Су буенда комлыкта волейбол-футбол уйнаган балалар туп артыннан йөгереп суга кергән очракта да фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Әйтик, 5 яшьлек малай әти-әнисе белән Зур Аккош күлендә ял иткән, абыйсы белән сай сулыкта уйнаган. Кайсыдыр мизгелдә аны күздән югалтканнар. Баланы коткаручылар да, фаҗиганең шаһитлары да эзләгән. Кызганыч, сабыйны судан табып алганда аңа инде ярдәм күрсәтеп булмаган. Бәхетсезлек очраклары Шәмәрдәндәге отряд хезмәт күрсәткән Саба, Кукмара, Балтач, Арча, Теләче районнарында да булып тора. Узган якшәмбедә отрядның водолазлар төркеме Кукмара районының Туембаш авылы янында сулыкта 1999 елгы егетнең гәүдәсен эзләде һәм ярдан 10 метр ераклыкта су төбеннән табып алды”.

Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Кояш нурлары астында озак коену көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәтенә (112) хәбәр итегез. Су коену сезоны кыска. Шушы вакыт үзебез, гаиләбез өчен төзәтә алмастай үкенечкә әверелмәсен дисәк, бер-беребезгә, балаларыбызга бик тә игътибарлы булыйк.

  • Гыйбрәт өчен 2010 елгы эссе җәйне искә төшерик: 23 июньдә Сәрдә авылына Чаллыдан кунакка кайткан 1946 елгы ир, 15 июльдә Ике басу Арташ авылыннан 1962 елгы кеше саксызлыгы аркасында суга батып үлделәр. 2012 елның июлендә сулыкларда ике кешенең (Сабадан һәм Урта Ныртыдан) гомере өзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев