Судка килмәү – гаебеңне тану ул
Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә иткән өчен штрафлар артса да, руль артына спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручылар юлларда йөреп тора.
Агымдагы ел башыннан район чикләрендә 37 аек булмаган йөртүче тоткарланган. Шулар арасында ике хатын-кыз да бар.
3 майда көндезге сәгать бердә Сатыш-Иске Икшермә юлында ГАИ инспекторлары “Лада Ларгус” автомобилен туктаталар. Алкотектор 1977 елгы йөртүче Р.С.Сәйфетдинов сулап чыгарган һавада 1,342 миллиграм/литр спирт микъдары барлыгын күрсәтә. Җәмәгать судьясы Р.С.Сәйфетдиновка карата ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү һәм 45 мең сум штраф түләттерү турында карар чыгарды. Карар законлы көченә керде.
Саба муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев