Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СУГА БАТУЧЫНЫ КОТКАРА

Суга батучыларны коткарган, ут эчендә калучыларны алып чыккан кыю йөрәкле кешеләр турында еш ишетәбез. Баксаң, андыйларны эзләп әллә кая барасы да түгел, алар арабызда икән!

Әлеге хәл 22 июньдә көпә-көндез Тимершык авылында була. Биш яшьлек Әмир Гарифуллин бабасына ияреп печән чабылган җиргә китә. Әмма бераз баргач, велосипеды белән кире борыла һәм аягын юарга Мишәгә керә. Һәм... Шуннан соң ни булганын IX сыйныфны тәмамлаган Фәвиз Гыйлаҗиев сөйли. “Мин Мишә буеннан әйләнеп кайтырга уйлаган идем. Яр буенда велосипед күреп алдым һәм ниндидер кычкырганга охшаган аваз ишеттем. Елгага якынрак килсәм, бер малайның суда башы гына күренә һәм авызыннан күбекләр килә. Тиз генә суга сикердем дә, аны ярга өстерәп чыгардым. Аңында түгел иде. Үпкәсеннән суын чыгару өчен күкрәгенә баскалап тордым. Аннары бер абый килеп чыкты да, малайны тезенә куеп, аркасыннан какты. Малай селкенә башлады. Мин әниләренә әйтергә йөгердем”.

Тыйнак егет батырлыгы турында кычкырып йөрми, әлбәттә. Суга батудан коткарылган Әмир Гарифуллинның гаиләсе аңа гомере буе рәхмәтле булачак. “Секундлар барысын да хәл иткән. Фәвиз шул вакытта су буена төшмәсә, фаҗига безнең ишекне кагасы иде. Без Мишә буенда ук яшибез, Әмир бик тиктормас малай. Ике бала үстереп, мондый күңелсез хәлгә юлыкмаган идек. Монысы безнең өчен сабак булыр. Бәхетсезлек очра­гы урап үткәнгә сөенеп туя алмыйбыз”,– диде Әмирнең әбисе Фирания ханым.

Әлеге вакыйга турында гадәттән тыш хәлләр министрылыгы хезмәт­кәрләре дә белә. Фәвиз Гыйлаҗиев алар­ тарафыннан бүләкләнүгә тәкъ­дим ителгән. “Мин бернинди батырлык та кылмадым. Минем урынымда булган теләсә кем шулай эшләр иде”, – ди укуын Саба аграр көллиятендә дәвам итәргә булган Фәвиз үзе. Ә Әмир хәзер су кырыена якын барырга да курка.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев