16нчы апрель көнне Сулә авыл клубында "Яраткан көйләр ритмында" дигән конкурс программасы үткәрелде. Конкурс барышында катнашучылар көйләрне генә түгел, җыр текстларын да белүдә көч сынашты. Шулай ук катнашучыларга башта җырны, ә аннан соң аның башкаручысын да әйтергә кирәк иде.Беренче ноталардан көйләрне укып, катнашучылар үзләренең заманча хитларын да, шулай ук узган елларның популяр көйләрен дә яхшы белүләрен исбатладылар.






Нет комментариев