Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыналганнар, әмма сынмаганнар

Ямьле май аенда Курсабаш авылында яшәүче Минсура Мөхәммәт кызы Вәлиева үзенең гомер бәйрәмен – 95 яшьлек юбилеен каршылады. Шушы уңайдан юбилярга Илбашы Владимир Путинның Котлау Хаты тапшырылды.

Аның да яшьлеге авыр елларга барып тоташа. Югары Утарда туып-үскән кыз башта туган авылында белем ала, аннан Сабада укый. Сугыш чорында VIII сыйныфны тәмамлагач, приказ нигезендә окоп казырга китә. «42 градус суыкта бер кеше дә тормаган өйдә өч ай яшәдек. «Өч ай мунча күрмәдек, бетләп беттек. Киенгән кием белән йоклыйбыз. Бәкедән су алып, шуны әз генә ташта җылытып, башны юа идек. Итекләребез тишелеп бетте. Безне алып барган Зарифулла абый итек астына калай текте. Ул тимер чыбык белән аяк тишелеп бетте. Йөкләмәне үтәп, 100 километр шуның белән кайттык», - дип искә ала Минсура апа ул шомлы елларны. Казанда укытучылар хәзерләү техникумын тәмамлап, укытучы булып эшли. Озак еллар Югары Утар балалар йортында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Габделгани исемле егет белән гаилә корып, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар. Бүгенге көндә олы улы Фидәил тәрбиясендә яши. Тормышына шөкер кылган Минсура апа яшьләрне Ислам динен зурлап яшәргә, туры юлдан барырга өнди. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев