Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сынауларда сынмаганнар

5 июльдә Кызыл Мишә авылында яшәүче Рауза Нури кызы Шакирҗанова һәм Лесхозда гомер кичерүче Мария Васильевна Шорникова үзләренең 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын кабул итеп алдылар.

undefinedРауза Шакирҗанова Тимершык җидееллык мәк­тәбен тәмамлаганнан соң 1948 елда халыкка почта хезмәте күрсәтүдә эшли башлый. Көн аралаш Сабага почта барып алып, аны Кызыл Мишә һәм Көек авыллары халкына тарата. Аннан Саба МТСында учетчик, «Буденный» колхозында хисапчы булып эшли. «Росгосстрах»ның Са­ба оешмасында агент булып эшләп, лаеклы ялга чы­га. 1955 елда авылдашы Ясәви Шакирҗанов белән гаилә корып, 59 ел бергә гомер кичерәләр, ике малай тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Рауза апа уллары Рушан һәм Фирәис белән матур гомер кичерә.

Мамадыш районы Албай авылында туган Мария Васильевна ишле гаиләдә үсә. Дүртенче сыйныфтан соң 11 яшьлек кыз олылар белән бәрәңге киптереп крахмал ясый, колхозда эшли, кичләрен бияләй, оекбаш бәйли. 1950 елда Котлы Бүкәш мәктәбен тәмамлап, Саба районына укытучы итеп җибәрелә. 1953 елда педагогия техникумын тәмамлый. Сабай егете Миннемулла Шәрәфетдинов белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Мария Васильевна Лесхоз балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Бүген Лесхозда килене, оныклары ярдәменә таянып яши.

Юбилярларны алар яшәгән җирлек җитәкчеләре тәб­рикләп, изге теләкләр җит­керделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X