Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Табиблар һәр вәзгыятькә яраклаша белергә тиеш”

Июньнең өченче якшәмбесендә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.Табибларга, шәфкать туташларына, гомумән, ак халатлы шәфкать ияләренә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр бу дөньяда. Чир дигәнең берәүгә дә сорап килми. Шуңа да күбесенә бәйрәм көнендә дә хезмәт урыннарында булырга туры килә. Саба үзәк хастаханәсе баш табибы Марат Йосыпов белән дә сүзне шуннан башладык.

undefined“Ашыгыч ярдәм” фельдшеры Альбина Шәмсетдинова һәм машина йөртүче Фәиз Хәйбриев эпидемия чорында авыруларга беренче ярдәмне менә шундый махсус киемнәрдән күрсәтәләр.

- Быел бәйрәмебезне менә шундый тыныч булмаган вәзгыятьтә- эпидемия чорында каршыларга мәҗбүрбез. Нишлисең, коронавирус бөтен нәрсәгә үз төзәтмәләрен кертте. Шул исәптән медицинага да. Үзчикләү башлангач, март азагында хастаханәдә авыруларны планлы кабул итүләр, диспансерлаштыру, медицина күзәтүе узулар туктатылды. Хроник һәм кичекмәстән медицина ярдәме кирәк булган авыруларны гына кабул иттек. Инде бу көннәрдә чикләүләр йомшара төште, әмма гадәти эш шартларына кайту этаплап кына булачак.

- Бу авыруларны элеккеге режимда кабул итә башладыгыз дигән сүзме?

- Алай дип әйтмәс идем. Әлегә медицина күзәтүе узу (медосмотр) көндезге сәгать 1дән соң була, табиблар да авыруларны фәкать алдан язылу буенча гына кабул итәчәк. Стационарга да COVID-19ка анализы тискәре нәтиҗә биргән һәм инфекция йөртүче белән соңгы ике атнада аралашмаган авыруларны гына дәваларга алабыз. Әлегә 65 яшьтән узганнарга поликлиникага килмәскә киңәш итәбез. Ярдәм кирәк булган очракта, медицина хезмәткәрләре аларның өйләренә баралар, кирәкле даруларны да алып кайту оештырылган. Кешеләр үзләрен сакласын иде дип әйтәсе килә. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары, шикәр, бума (астма) чире белән авыручыларга аеруча уяу булырга кирәк.

- Сабада коронавирус белән авыручылар бармы?

- Районыбыз буенча COVID-19 белән авыру билгеләре булган 101 очрак теркәлде, шуның 37сендә авыру тулысынча расланды.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев