Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Табигать-ана ваемсызлыкны гафу итми

Экологларның һөнәри бәйрәмнәре дип саналса да, әйләнә-тирә мохитне саклау барыбызга да кагыла. Җир-анабызны саклау, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү – адәм баласының табигатенә кечкенәдән салынырга тиештер.

undefined

Районның баш экологы санкцияләнмәгән чүп урыннарын булдырмауны контрольдә тота

Ел саен яз айларында районда санитар-экологик ике айлык игълан ителә. Быел да авыл җирлекләрендә, гомумән, яшәгән урыныбызның һәр почмагында чистарту, ямьләндерү буенча зур эшләр башкарылды. Бу чаралар әле дә дәвам итә. Районыбызда экология торышына контрольлек итү аерым структура- экология һәм табигый ресурслар министрлыгының төньяк территориаль идарәсе җаваплылыгына йөкләнгән. Идарәнең баш инспекторы Ришат Билалов Саба һәм Теләче районнарына хезмәт күрсәтә.

undefined

– Табигать сагында торучылар буларак, без көн саен һавабызны, су ресурсларын, җирне, үсемлекләр, хайваннар дөньясын һәм кеше сәламәтлегенә зыян китерүче төрле факторлардан саклану өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә тырышабыз,– ди Ришат Мидехәт улы.– Соңгы елларда экология торышына, яшәгән җиребезнең чисталыгын тәэмин итүгә зур әһәмият бирелә. ”Экология” илкүләм проекты кысаларында районыбыз мәктәпләрендә, балалар бакчаларында яңа биологик чистарту корылмалары урнаштырылды. Хәзер “Евроакцент” җәмгыяте тарафыннан алар мәдәният йортларына да кертелә. Элек берсе дә юк иде бит. Канализация чокырыннан суыртып алынган пычрак суны теләсә кая түгү бетте. Районыбыз биләмәсендә чүплекләрне бетерү буенча сизелерлек чаралар күрелде. Кагыйдә буенча көнкүреш калдыкларын вакытлыча сакларга, ташырга һәм юк итәргә махсус рөхсәт-лицензия таләп ителә. Мондый лицензиягә бары ике оешма - Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләре генә ия. Башка бер генә биләмәдә дә каты көнкүреш калдыклары сакланырга тиеш түгел. Коммуналь хезмәт тарафыннан авылларда айга ике тапкыр чүп җыю оештырылган, чүп-чарны һәр хуҗалыкның капка төбеннән алып китәләр. Хәзер авылларда зур кагыйдә бозулар теркәлми диярлек. Халык тәртипкә өйрәнде. Профилактика максатыннан республика тарафыннан төрле проектлар, конкурслар үткәрелүнең дә йогынтысы бар. Шуларның берсе “Школьный экопатруль” конкурсы кысаларында мәктәп укучыларыннан табигатебезне пычрату очраклары фаш ителгән фотолар кабул ителә. Актив катнашучыларга һәм җиңүчеләргә планшетлар, кыйммәтле смартфоннар бүләк ителә. Соңгы елларда районыбызда 20дән артык карьер тәртипкә китерелде, чокырлар тигезләнде, агачлар утыртылды. Исемлек буенча һәрберсен барлап, тәртипкә китерү эшләре әле дәвам итә. Бу эшнең нәтиҗәсе җирле җитәкчеләрнең, авыл җирлекләре башлыклары тырышлыгыннан да тора. Табигать, җир-ана ваемсызлыкны гафу итми. Һәркем үз биләмәсен генә кайгыртырга тиеш түгел,торган җиренең һәр почмагында чисталыкны тәэмин итәргә бурычлы. Шулай ук чишмәләр, инеш яннары игътибардан читтә калмасын иде. Җирле халыкның һәркайсы эколог булырга тиеш дияр идем. Сулый торган һавабыз, эчә торган суыбыз, үзебезне ризыкландыра торган җиребезнең чисталыгын тәэмин итү һәркемнең намус эше. Барыбызга да сау сәламәт булып, күкрәк тутырып чиста һава сулап, тирә-як табигатебезнең ямьлелегенә сокланып яшәргә язсын!

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев