Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таналарны 10-12 айда каплату отышлы

Узган атнада хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында “Курсабаш” җәмгыятендә тармактагы 2 айлык эшчәнлеккә йомгак ясадылар.

өйләшү барышында башлыча сыерларны һәм таналарны вакытында каплату, терлек азыгының сыйфаты мәсьәләләре анализланды. Авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Илшат Нурмиев чыгышыннан күренгәнчә, 2021 елның ике аенда сыерлардан 1594 бозау алынган, шуның 754е  февральгә туры килә. Таналар барысы 657 баш яшь бикәч биргән. Көтүне яңартуда үрнәк күрсәтүче “Мөхәммәтшин” хуҗалыгында 1 мартка 84 тана  бозаулатканнар. Аларны уртача 12 айда ясалма орлыкландырганнар.  Бу – хуҗалыклар  арасында иң яхшы  күрсәткеч. Киңәшмә  башланганчы “Шахтер”  хуҗалыгыннан (Әтнә районы) төшерелгән   фильмда  күрсәтелгәнчә, таналарны беренче тапкыр нәкъ менә 12 айдан  соң, ул әлеге токымдагы зур  малның 60-70 проценты күләмендә авырлык  җыйгач каплату отышлы. Моны крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы  Зөфәр Мөхәммәтшин да раслады. “Ун  айда  13 тана  каплатылган иде, шуның  6сы кабат  сорады, 11 айдан   каплатылган 61нең 13е яңадан орлыкландырылды. Барлыгы каплатылган 178 тананың 48сенә циклны кабатларга туры килде. Нәтиҗәдә орлыкландыру өчен 10 ай иртәрәк дигән  фикергә килдек.  Иң  яхшысы 11-13 ай дигән  уйда торабыз”,– диде ул. Шуңа да карамастан, “Кибәче” бригадасында, “Курсабаш”, “Әхмәтов”  хуҗалыкларында таналарны 17,4-16,7 айдан  соң гына каплатканнар.  “Таблицага  игътибар итегез, “Шахтер” җәмгыятенеке белән чагыштырыгыз. Саннарны  һәр хуҗалыкныкын ай саен  чыгарып  барачакбыз.  Арагызда 12 айда мал ныгымый әле ул, дигән карашта торучылар бар. Андый фикердән  арынырга  вакыт”,– дип ачыклык  кертте район  авыл хуҗалыгы   идарәсе  начальнигы  Гафур  Хәсәншин.

Давасы "Саба таћнары" газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X