Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тапшырылган сөтнең бәясе ник башкалардан ким дип борчылалар шыңарлылар

Җирле үзидарәләрдә гражданнар җыеннары дәвам итә.

  Олы Шыңар  авыл  җирлеге баш­лыгы Алмаз Гарипов иң элек ха­лыкның тормышы-көнкүреше, эш­­лек­лелек  активлыгы белән та­ныш­тырды.  Бу  якларда тырыш  кешеләр  яши. Әйтик, 290 хуҗалыкта 672 баш мөгезле эре терлек, 276 сыер бар. Былтыр мал  асраучылар 22,174 миллион сумлык  сөт  саткан.  Сыер тоту җиңел түгел, асрагач,  файдасын да   күрәсе   килә. Шул уңайдан халыкны  райпо кулланучылар коо­перативына тапшырылган сөтнең  бәясе башкалардан 2 сумга ким булуы  борчый. Бу  сорауга район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов: “Сөт җыючылар бәяне үзләре билгели, без аны контрольдә тота алмыйбыз. Кем акчаны күбрәк түли шуңа бирү ягын карагыз”,– дип  җавап бирде.  Кече Шыңар авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру  2024 ел планына кертелгән. Эшне  алга та­ба дәвам итү өчен спонсорлар эз­ләнәчәк. Быел  җыйналачак үзара салым акчасына авыл юлларын ремонтлау эшләре дәвам ителәчәк,  Кече Шыңар, Чулпыч һәм Оет  авылларында зиратка чүп контейнеры алу, Олы Шыңар авылында су буйла­рын чистарту эшләре башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев