Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихның һәр бите кадерле

БЫЕЛ РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ АРХИВ ХЕЗМӘТЕ ОЕШУГА 100 ЕЛ ТУЛА. БУ ӨЛКӘДӘ ЭШЛӘҮЧЕЛӘРГӘ ЗУР ҖАВАПЛЫЛЫК – МӨҺИМ ӘҺӘМИЯТКӘ ИЯ ДОКУМЕНТЛАРНЫ ҺӘМ ХАЛЫК ТАРИХЫН САКЛАУ БУРЫЧЫ ЙӨКЛӘНГӘН. РАЙОН БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ АРХИВ БҮЛЕГЕ ӘЛЕГЕ ЮНӘЛЕШТӘ ЗУР ЭШ БАШКАРА. РАЙОН АРХИВ БҮЛЕГЕ НАЧАЛЬНИГЫ АЛЬБИНА СИРАҖЕТДИНОВА БЕЛӘН ӘҢГӘМӘБЕЗ ШУЛ ХАКТА.

Бүлеккә гражданнар нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

Архивның бер генә көн дә "актарылмый” калганы юк. Кемгә нинди белешмә кирәк – һәммәсе эзләп табыла һәм хуҗасына тапшырыла. Быелның 10 аенда архивка  747 мөрәҗәгать алынды.  Шулардан 16 гражданга һәм юридик затка шәхси кабул итүдә һәм телефон буенча документларның саклану урыннары турында консультация бирелде. Иҗтимагый-хокукый характердагы (хезмәт хакы, эш стажы) 599 мөрәҗәгатькә җавап әзерләнде, шуларның 588 е уңай нәтиҗәле булды. Тематик (шәхси йорт төзелеше, җир бирү, пай җирләре, суд карарлары) 148 мөрәҗәгатькә җавап әзерләнде. Аннары район­ның төрле оешмалары, мәгариф учреждениеләре  тарихы белән кызыксынып килүчеләр дә күп. Гадәттә, моның өчен район елъязмасы булган “Саба таңнары” газетасы тупланмалары файдаланыла.   Бездә әле­ге газетаның 1963 елдан башлап (ул вакытта ул “Җиңү байрагы” дип аталган) бөтен тупланмалары да саклана...

Әңгәмәне тулысынча "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X