Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Симеттә таш өстенә асфальт кирәк

Югары Симет авылында булган авыл җыенында юл мәсьәләсе дә күтәрелде

 Авылларда халыкның эшлеклелек активлыгы кимемәгәнлеге, тормышның элеккечә кайнаганлыгы җыеннарда җирлек башлыклары тоткан хисапларда ачык күренә. Кешеләрнең яхшырак шартларда яшисе килә, үзара салымын да түли, яңа йортлар төзелә. 

  Югары Симет мәдәният йортында узган җыенда авылны Арча районы белән тоташтырган таш юл өчен “Татавтодор” филиалы эшчеләренә рәхмәт белдерделәр. Әмма авыл хуҗалыгы техникасы күп йөргәнлектән, ул юл тиз сафтан чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, таш өстенә асфальт та җәелсен иде, диделәр. “Югары Симеттә авыл башыннан клубка кадәр генә булса да асфальт түшәп булмасмы икән?”– дип тә сорадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев