Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Саба балалар сәнгать мәктәбендә күргәзмә оештырылды

ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан 10-13 февраль көннәрендә Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем булеге укучылары тарафыннан “Туган ягым-Татарстан” дип аталган күргәзмә оештырылды.

Балалар туган якның матурлыгын, истәлекле урыннарын һәм милли колоритын сүрәтләделәр: кемдер мәчетләрне ясады, кемдер Казан Кремлен тәкъдим итте, ә кемдер чәчәкләр, хайваннар, кошлар рәсемен сурәтләде. Үз эшләрендә укучылар татар халкының тарихына һәм гореф-гадәтләренә карата үз карашларын белдерделәр.

Күргәзмә атна дәвамында дәвам итәчәк. Барлык карарга теләүчеләрне  чакырып калабыз!

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев