Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Татар кызы» таҗы кемдә җемелдәр?

Узган шимбәдә район мәдәният йортында “Татар кызы-2019” Халыкара конкурсының Саба муниципаль районы буенча сайлап алу туры узды. Анда районыбызның авыл җирлекләреннән һәм Саба үзәгеннән 16 гүзәл туташ бәйге тотты.

 Менә алар - тышкы матурлыклары белән эчке халәтләре дә тәңгәл килгән- акыллы, зирәк, сәләтле кызларыбыз ефәк җепкә тезелгән сәйләннәр сыман берәм-берәм сәхнә түренә үтәләр. Бу гүзәллектән бермәлгә югалып та каласың... Иңнәрендә пар толым, башларында чигүле калфак, ә йөзләрендә оялчан елмаю... Шул мизгелләрдә күңел буйлап эчке бер горурлык хисе тарала: үзебезнең район кызлары бит, сабалылар! Конкурска бәя бирергә килгән Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин дә сәхнәгә күтәрелгәч, кызларга карап: “Һәркайсыгызның да “Татар кызы” таҗын кияргә бар мөмкинлекләрегез бар”- дип башлады сүзен. Һәм әлеге конкурсны осталыкта, матурлыкта сыналу гына түгел, алдагы тормышларында кирәк булачак бик зур тәҗрибә мәктәбе икәнен дә әйтеп үтте. ”Күптапкырлар сынаганым бар, “Татар кызы”нда катнашканнан соң, конкурсантларыбыз иҗтимагый, мәдәни тормышта бик актив булып ачылып китәләр, сезгә дә зур уңышлар телим!” диде яшьләр лидеры..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев