«Татар сүзе» бәйгесе җиңүчеләре арасында Кече Шыңардан Билаловлар да бар
«Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды
«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән.
Бәйгенең «Иҗади гаилә» номинациясендә Кече Шыңар авылыннан Билаловлар гаиләсе җиңү яулаган.
«Без, Кече Шыңар авылыннан “Илһам” иҗат төркеме, бу бәйгедә бишенче елыбызны катнашабыз. Төркемебез күптәнән эшләп килә, бик күп бәйгеләр җиңүчесе. Композитор Фәрит Яруллинның 100 еллыгына багышланган “Дулкыннар” Республика бәйгесендә Гран-При алып, РФ президенты премиясенә дә лаек булдык. Без моның белән бик горурланабыз! «Татар сүзе» бәйгесе татар телен яратучы, аның яшәеше өчен җан атучы бик күп балаларны, өлкәннәрне үз янына җыя. Монда үзгә атмосфера: дөнья мәшәкатьләре онытыла, әдәбият, сәнгать кешеләре белән аралашып кәеф күтәрелә, кечкенә балалар сәхнәдә чыгыш ясаганда, аларга сокланудан тыннар кысыла. Мәскәүдәге “Голос” проектында җиңү яулаган Сәет, үзебезнең Саба егете, искиткеч талантлы, бик күп бәйгеләр җиңүчесе Рөстәм Хөсәенов, Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Фәнис Җиһаншалар белән бер сәхнәдә “Туган тел” җырын җырлаганда миннән дә бәхетле кеше булмагандыр! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, талантлы шагыйрә Илсөяр Ихсанова: “Биш елдан бирле күзәтәм сезне. Афәрин! Быел Җиңү яулавыгыз минем өчен дә зур шатлык. Алдагы елларда да зур уңышлар телим” дип шатлыгыбыз белән уртаклашты.
Кешеләр белән аралашу да бәхет чыганагы була ала дип яза психология фәннәре профессоры Гэри Т.Рекер. “Татар сүзе” бәйгесе дә озак еллар дәвам итеп, татар халкына бәхет чыганагы, газиз телебезне саклаучы, милләтебезне яклаучы, татар тормышын дөньяга танытучы булып яшәсен иде!
дип уртаклашты бәйгедән алган хис-кичерешләре белән Әлфия Билалова.
«Һәр бәйгегә үзебезнең эшләрне җибәрә килдек. Башта поэзия номинациясендә үзем генә катнашкан идем, икенче елны үзем язган шигырь белән чыгыш ясадым, аннаң соң – 2 кызым белән, ә быел исә гаиләбез белән үк көчебезне сынап карарга булдык. Әти, кызларым, апай, сеңелкәш, аның кызы белән матур номер әзерләдек.
Үткән ел «Туган авылым» ресторанының махсус бүләгенә ия булган идек, быел менә финалда. Финалга чыгуның серен дә белдек – әгәр чыгышта әтиләр, бабайлар катнашса, җиңү ихтималы тагын да арта. Без, үзебезнең номер аша, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яктыртырга тырыштык, – дигән Алисә Билалова Интертат хәбәрчесенә.
Райондашларыбыз бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм яңа иҗат уңышлары телибез!
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-suze-v-xalykara-nafis-suz-televizion-baigesena-iomgak-yasaldy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев