Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарча диктант. Сабада кайда һәм кайчан язачаклар?

27 октябрьдә “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм алтмыш төбәктә язачаклар.

“Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны урнашкан.  Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар, язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек язачак. Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзек әзерләнгән. Саба районында татарча диктантны Саба гимназиясендә һәм Явлаштау авыл китапханәсендә язачаклар.  Диктантны Саба егете, "Болгар радиосы" баш мөхәррире, продюсер  Илфар Кәримов укыячак.  Диктант  язуда теләгән һәркем катнаша  ала.

Онлайн язучылар өчен “Татарча диктант”ның рәсми сайтында ахырдан диктант тексты куелачак. Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә алачак, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты биреләчәк.

Диктантта катнашу өчен теркәлү кирәк түгел! http://diktant.tatar/ сайтының «География» бүлегендә үз шәһәрегезне табып бөтен мәйданчыклар адресларын карап чыга аласыз!

10:30

11:00

Муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесы "Татарстан республикасы Саба муниципаль районы шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистэсе гимназиясе"

Явлаштау авыл китапханәсе

Шулай ук диктантны Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайты аша онлайн язарга була.

Фото: http://tatar-congress.org

http://tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев