Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Каймак» кооперативы сөт заводы төзеде

Саба районының «Каймак» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы тәүлеккә 4 тонна сөт эшкәртә. Ул Теләче районы Балыклы авылының шәхси ярдәмче хуҗалыкларында төп сөт әзерләүчеләрнең берсе булып китте.

–Безнең якындагы планнарыбыз-чимал һәм әзер продукциянең сыйфатын яхшырту, моның өчен Балыклыда сөт суыткычын куярга, сыйфатына карап, сөт тапшыручыларның чимал өчен дифференциацияләнгән түләүгә күчәргә, шулай ук җиһазлардан-ярымавтоматка тулысынча автоматлаштырылганына күчәргә телибез, - ди Айнур Мостафин. Без бу кооперативка хуҗалык сөтен сатуны ышанычлы һәм табышлы итәрлек структура булыр дигән өмет белән кердек, - ди «Каймак» кооперативы әгъзасы, шулай ук сөт җыючы Айзат Галиәхмәтов.

Билгеле булганча, сөт гел әйләнештә була торган продукт. Әмма проблемасы да бар:ул тиз әчи, бигрәк тә эсседә. Намуссыз сөт тапшыручылар да очрый, «бал мичкәсенә дегет салучылар” да юк түгел. Андый чималдан ничек итеп сыйфатлы продукт әзерләргә соң?

–Безнең якындагы планнарыбыз-чимал һәм әзер продукциянең сыйфатын яхшырту, моның өчен Балыклыда сөт суыткычын куярга, сыйфатына карап, сөт тапшыручыларның чимал өчен дифференциацияләнгән түләүгә күчәргә, шулай ук җиһазлардан-ярымавтоматка тулысынча автоматлаштырылганына күчәргә телибез, - ди Айнур Мостафин.Без 2016 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант ярдәме белән оештык, - дип сөйли авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы башкарма директоры Айнур Мостафин. - Алынган акчалар сөт заводын төзүгә, каты сырлар, әчетелгән сөт продукциясе һәм атланмай җитештерү өчен җайланмалар сатып алуга тотылды. Халыктан да, агрофирмалардан сөт алып әзерләдек. Шактый проблемалар булды. Хәзер аңладык инде: сөт бизнесында иң мөһиме -исәпкә алу һәм контроль булдыру.

Бүгенге көндә кооперативта 215 пайчы исәпләнә. Кооператив 15 төр продукция эшләп чыгара. Болар - майлылыгы 3,2% һәм 2,5% булган сөт, каймак, сөт өсте, корт, ике төрле эремчек, Адыгей, Голланд, Россия сырлары, кефир, катык һәм атланмай. Продукция Саба районы кибетләрендә, Казан һәм Зәй шәһәрләренең агросәнәгать паркларында, күрше районнарда - Балтач, Теләче, Кукмара, Балык Бистәсе, Зеленодольск, Югары Ослан районнарында, шулай ук Казан шәһәре базарларында сатыла.

– Безнең якындагы планнарыбыз - чимал һәм әзер продукциянең сыйфатын яхшырту, моның өчен Балыклыда сөт суыткычын куярга, сыйфатына карап, сөт тапшыручыларга чимал өчен дифференциацияләнгән түләүгә күчәргә, шулай ук ярымавтоматка көйләнгән җайланмалардан тулысынча автоматлаштыруга күчәргә телибез, - ди Айнур Мостафин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев