Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстан Варислары Берлеге туган көне

1990 елның 15 сентябреннән Татарстанда «Татарстан Варислары Берлеге» балалар оешмасы барлыкка килә. Шул вакыттан бирле барлык мәктәпләрдә дә бу дата ТВБ туган көне буларак билгеләп үтелә.

Шушы көннәрдә Саба районы мәктәпләрендә Татарстан Варислары Берлеге туган көнен тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.  2 сыйныф укучыларын “Эзтабарлар”, ә 5 сыйныф укучыларының “Варислар" сафына кабул иттеләр. Бу көнне вожатыйлар – остазлар бәйрәм җыеннары үткәрделәр, аларда яшь эзтабарлар һәм варисларны ТВБ законнары, символлары һәм атрибутикасы белән таныштырдылар. Җыен Татарстан Варислары Берлеге гимнын башкару һәм яшь варисларга һәм эзтабарларга галстукларны бәйләү белән тәмамланды.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев