Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган
Район яңалыклары

Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак булган

Юлларда исән-имин йөрегез!

Татарстанда юл фаҗигасендә дүрт кеше һәлак

Фото: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте

 Тукай районында «Лада Приора» машинасын йөртүче каршы якка чыгып, Volkswagen автомобиле белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, «Лада» машинасын йөртүче, аның ике пассажиры, шул исәптән өч яшьлек бала, Volkswagen автомобиле пассажиры урында ук үлгән.

Иномарка йөртүчесе, тагын аның ике пассажиры, шул исәптән, бер бала имгәнүләр белән хастаханәгә озатылган.

Фаҗига урынына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән. Процессуаль тикшерү барышы – прокуратура контролендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yul-faigasenda-durt-5907463


Нет комментариев