Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татмедиа бүләк өләшә

2020 елның икенче яртыеллыгына  газета-журналларга язылучылар арасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр» акциясендә бүләк отучы райондашларыбыз Тенеки авылыннан Фәһеметдин Хисамиев белән Саба кызы Фәйрүзә Ганиевага бүген тантаналы шартларда призларны тапшырдык.

undefined

Исегезгә төшерәбез: призлар арасында өч үтүк, өч блендер, йөз литр бензин алуга өч сертификат, ике тузан суырткыч, ике планшет, телевизор һәм төп приз — мотоблок бар иде. Акциядә катнашу өчен «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарыла торган кимендә ике басмага (журнал һәм газета) язылган булу шарт итеп куелды. Бүләк уйнатуда Башкортстан, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән язылучылардан 1049 гариза теркәлгән. Төп приз- мотоблокны Арча районыннан Таһир Сәмигуллин отса, йөз литр бензин алуга сертификат һәм планшет безнең ике райондашыбызга насыйп булды. Бүләкләрне газетаның җаваплы сәркатибе Фәнил Мәүлетов тапшырды һәм Фәһеметдин абый белән Фәйрүзәгә  алга таба да матбугатның аерылгысыз дуслары булып калуларын теләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X