Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында Сабантуйлары гөрләде

8 июнь көнне Түбән Шытсу авылында гөрләтеп Сабан туйлары узды.

Ачылыш татар халкының милли гореф-гадәтләре чагылган бию белән башланып китте. “Вордскиллс” профессилналь осталык буенча дөнья чемпионаты һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күренешләр тәкъдим ителде. Саба муниципаль районы башкарма комитеты урынбасары Баһманов Марат Мансур улы район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм котлавы җиткерде. Җаваплылыгы чикләнгән Шытсу авыл хуҗалыгы җитәкчесе Флорид Гайнуллин авыл хуҗалынгы алдынгыларын билгеләп, аларга бүләкләр тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов авыл халкын һәм килгән кунакларны милли матур бәйрәмебез Сабантуе белән котлады. Бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары, сәхнә йолдызлары Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар үзләренең популяр җырларын халык хозурына җиткерде. Бәйрәмдә 30га якын уен төре бар иде. Чиләк белән су ташу, тауда әтәч тоту, балалар үрмәләтү, сумо кебек кызык уен төрләрендә бәйрәм кунаклары көчләрен сынады. Кибетләр ,балалар өчен атракционнар бэйрәмне тагын да ямбләндереп торды. Шытсу Сабантуе батыры булып Югары Шытсу авылы егете Рифат Хидиятуллин танылды. Кыр батыры Равил Фәләхетдинов.

Фото: Айдар Галиев, Чулпан Галиева, Альмира Мәүлетова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев