Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Түбән Шытсуда Мәгъсум Фәйзиев истәлегенә көрәш 22 тапкырын үткәрелде

Хезмәттә генә түгел, егәрлеге белән дә чордашлары арасында дан тоткан Мәгъсүм Фәйзиевны авылдашлары онытмый.

Хезмәттә генә түгел, егәрлеге белән дә чордашлары арасында дан тоткан Мәгъсүм Фәйзиевны авылдашлары онытмый. Бүген Түбән Шытсуда аның истәлегенә багышланган милли көрәш ярышлары 22 тапкыр  үткәрелде. Ачык турнирда 2003-2004, шулай ук 2005 елда туган укучылар һәм алардан   яшьрәк 60 бала һәм  үсмерләр  бил  алышты. Келәмгә бакчага   йөрүче балалар  да  чыкты, җиңүне Сабадан Раяз  Сафин яулады.  Олыяздан Ризван Хуҗиәхмәтов – 2нче, Тимершыктан Азамат Габдерахманов  3нче призер  булдылар. Башка категория җиңүчеләр һәм призерлар  газетабыз  сайтында.

Көрәш батырлары:

2005 елда туганнар һәм  алардан   яшьрәкләр

24 кг. Нияз Хуҗин (Арташ). 2. Ислам Фәрхуллин (Икшермә). 3. Фаил Фәләхов (Түбән Шытсу).

27 кг. 1.  Рөстәм  Хаҗиев (Саба). 2. Ленур  Гомәров (Түбән Шытсу). 3. Илназ Гарипов  (Иләбәр).

 29 кг. 1. Замир Хәсәншин (Саба). 2. Румил Фатыйхов ( Симет). 3. Фәнзил Зиннәтуллин (Саба).

32 кг. Тимерхан  Әхмәтов ( Саба). 2. Риназ Гарипов (Иләбәр). 3. Рәзил Шакирҗанов (Тимершык).

36 кг. 1. Рияз Низамиев (Симет). 2. Шамил Миңнуллин (Симет). 3. Ислам Габдерахманов  (Тимершык).

40  кг. Булат Әхмәдуллин. 2 Инсаф  Әхмәдуллин  (Югары Симеттән, бертуганнар). 3. Рөстәм  Дәүлиев (Икшермә).

43 кг.  1. Ильяс Габдерахманов (Сабабаш). 2. Камил Сәлахиев  (Саба) 3. Илназ Сабиров  (Икшермә).

46 кг. 1.Ислам Бурашов (Балтач). 2. Тимер Назаров. 3. Рәзил Даутов (икесе дә Иске Икшермәдән).  

50 кг. 1. Делюс Зыятдинов (Тимершык). 2. Ислам Ибраһимов (Саба). 3. Илсаф Җамалов (Олыяз).

55 кг. 1. Нияз Хәлиуллин (Саба). 2. Данис Ханәфиев (Тимершык). 3.Фәрит Шагин (Олыяз).

65 кг. 1. Нурсил Хаҗипов  (Икшермә). 2. Илшат Ибраһимов (Югары  Симет). 3. Эмиль Фәһмиев (Олыяз).

75 кг. Илназ Рәхмәтуллин (Сабабаш). 2. Рамил Фәйзерахманов (Түбән Шытсу). 3. Илназ Якупов (Түбән Шытсу).

75 кг.нан  югары. 1. Язнур  Гарипов  (Сатыш). 2. Артем Варламов ( Олы  Шыңар).

2003-2004 елгылар арасында

50  кг.  Артур Григорьев (Саба). 2. Нияз Хәлиуллин (Саба).

60 кг. Азат Галимов (аграр   көллият). 2. Әлфис Гыйльметдинов (Олыяз) . 3. Наил Фәләхов (Түбән Шытсу).

65 кг. 1. Адель Әминов ( Икшермә). 2. Альберт Фомин (аграр  көллият).

75 кг. 1. Данил Напольских (аграр көллият). 2. Илсаф Дәүләтшин (Түбән Шытсу).

Олылар арасында:

65 кг.

1. Ленур Биктимеров (Тимершык)

2. Фанис Гәрәев (Мамалай)

3. Илназ Мусин (Шытсу)

75 кг.

1. Язнур Гарипов (Сатыш)

2. Рәмзил Гомәров (Шытсу)

3. Ришат Фәйзрахманов (Шытсу)

75 кг.нан  югары

1. Дилюс Закиров (Симет)

2. Рамис Шәвәлиев (Шытсу)

3. Ильяс Хуҗәхмәтов (Саба)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев