Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТЕЛЕ БАРНЫҢ - ИЛЕ БАР

“Әкият” балалар бакчасын­да татар те­ленә бик зур игътибар бирелә.Татарча бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары һәр­даим үтеп тора. “Герой шагыйрь-Муса Җәлил”, ”Карга боткасы”, “Нәүрүз” бәй­рәм­нәре гөрләп узды.

Тәрбиячеләр бе­лән А.Алишның “Сертотмас үрдәк” әкия­тен сәхнәләштереп, балаларга курчак теат­ры күрсәттек. Район һәм республика бәй­геләрендә зур уңышларга ирештек. Бакчабызда бәйрәмнәр,күңел ачу ча­ралары белән генә чикләнеп калмыйбыз китапханә, мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. “Туган тел” кө­не  уңа­еннан балалар китапханәсендә үт­кә­релгән шигырь бәйгесендә катнаштык. Әти-әниләребез дә бәйрәмнәрдән,  бәй­геләрдән читтә калмыйлар. Әйтик, әби­ләр, әниләр белән бергә уртанчылар төркемендә “Әбиемнең серле сандыгы“ дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үт­кәрдек. Балаларның, әти-әниләрнең татар­ча сөй­ләм телен үстерү  максатыннан, һәр ат­наның җомга көнендә “Мин татарча сөй­ләшәм” девизы белән бары тик татарча сөйләшәбез. Әти-әниләр бакчабызда татар телен өйрәнү белән кызыксына һәм кирәк дип саныйлар. Без  балаларда  аңа  мәхәббәт тәрбияләргә  тиешбез. ”Те­­ле барның – иле бар“ – дип юкка гына әйтмәгәннәр  әби-бабаларыбыз.

  А.Мәннанова,

татар теле тәрбиячесе.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев