Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Теннис шары ярыштырды, дуслаштырды

Узган ялларда "Саба-АРЕНА"да сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар (ЛИН,ПОДА,ИН2) арасында теннис буенча "Татарстан Кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды.

undefined

Анда Россиянең 12 төбәгеннән һәм республикабызның 5 муниципаль районыннан 100 дән артык спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында теннисчыларны "Безнең ишегалды геройлары" Бөтенроссия проектының Татарстандагы координаторы Ислам Никитин, Республиканың “Инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы рәисе Фәридә Сафиуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестиция үсеше һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча урынбасары Илнур Котдусов сәламләде.

“Мондый зур чемпионат бездә өченче тапкыр уза инде. Шушы кечкенә генә теннис шары ничә төбәкне, ничә спортчыны очраштырды бүген. Бу юлы да ярышлар бик кызу булыр дип уйлыйм, чөнки бирегә бик көчле спортчылар җыелды”,- диде баш хөкемдар Фарход Исмаилов ярышларга старт бирелер алдыннан. Киеренке ярышлар ике көн дәвам итте. Сәламәтлекләре чикләнгән булса да (араларында коляскада хәрәкәтләнүчеләр дә бар), катнашучылар соңгы мөмкинлекләренә кадәр җиңү өчен тырышты, шунысы да игътибарга лаек, алар үзләре өчен генә түгел, хәтта көндәш командалар өчен дә җан атты, монда дуслык, үзара ярдәмләшү хөкем сөрде. “Монда Мәскәү, Новосибирск, Уфа шәһәреннән килгән дусларымны да күреп куандым. Алар белән беренче генә ярышуым түгел инде. Бүген дә ныгытып әзерләнеп, җиңәм дип килдем”,-ди Шәмәрдәннән Риана Имамиева. Хыялы тормышка ашты яшь теннисчы кызның: хәрәкәтләре чикләнгән ПОДА категориясендә (1-5 класслар арасында) Риана беренче урынга лаек булды. Гомумән, райондашларыбыз арасында җиңүчеләр пьедесталына күтәрелүчеләр бер ул гына булмады. Тәбрикләү тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тагын унлап спортчыбызга медальләр һәм грамоталар тапшырды. Беренче урын алучылар арасында Раил Галәкбәров (ПОДА,Шәмәрдән), Сабадан Ләйсән Зарипова (ЛИН) да бар. “Бүгенге ярышлар Ләйсән өчен октябрьдә Италиядә узачак Европа Трисом уеннарына үзенә күрә бер репетиция булды. Ул анда Россиядән бердән-бер катнашучы булып бара. Россия һәм Татарстан данын 16 ил арасында яклаячак. Бераз дулкынландыра да инде. Яхшы нәтиҗәгә өметләнәбез. Ләйсәнебезгә уңышлар теләп торыгыз!”-ди Ләйсәннең әнисе Рәмзия Зарипова. Рәмзия ханым әлеге ярышларда әни буларак кына түгел, иганәче булып та катнашты. ЛИН-2 категориясендә призлы урынга чыга алмаган спортчыларга ул шәхси бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев