Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан чара
Район яңалыклары

Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан чара

Кече Шыңар мәдәният йортында "Кулларны кулга тотыныйк әйдә!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бергә тату булганда, кешенең милләтен, гореф - гадәтләрен хөрмәт иткәндә генә терроризмны булдырмау юллары ачылганын аңлаттык. Шуннан соң кулга - кул тотынышып учларның җылылыгын тоеп бер - беребезгә елмаю бүләк иттек. Чара тематик уеннар белән дәвам итте.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru


Нет комментариев