ТИКШЕРҮ МАКСАТЫ - ЯРДӘМ ИТҮ
Кичә махсус комиссия районда авыл хуҗалыгы техникасының һәм тагылма агрегатларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерде.
Аның составында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф Харисов, “Россельхозцентр”ның республика филиалы районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров, дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге начальнигы Рөстәм Харисов, игенчелек буенча конcультант Ренат Нигъмәтҗанов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Габбасов, орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Ренат Ногманов бар иде. Конкурс комиссиясен терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкләде.
Бәяләү комиссиясе әгъзалары 8 хуҗалыкта машина-трактор паркларының, амбар хуҗалыгының әзерлеген – тракторларның, тырмалау, тукландыру, чәчү, орлыкны биохимик препаратлар белән эшкәртү агрегатларының, чәчү комплексларының техник торышын, ремонт звенолары составын, күчмә эретеп-ябыштыру техникасын тикшерделәр..
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев