Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тимершык урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау”

2019 нче елның 25 нче маенда Тимершык урта мәктәбендә 2019 нче елның чыгарылыш укучыларына багышланган “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. 11 нчы сыйныф укукчылары мәктәп белән саубуллаштылар.

Сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Галимов Ильфат Рафинад улы бәйрәм тантанасын ачып җибәрде. Бәйрәмдә район башкарма комитетының икътисади эшләр бүлеге урынбасары Багманов Марат Мансур улының, район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз бүлеге җитәкчесе Шамсевалиева Айгөл Марат кызының, Тимершык авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Айдар Ханифулла улының, ООО “Саба”ның Тимершык бригадасы җитәкчесе Шаймарданов Раил Рафыйк улының, Кызыл-Мишә авылы имамы  Мөхәмәтҗанов Дамир Вакыйф улының котлау сүзләре яңгырады. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны яхшы билгеләргә тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен теләделәр.

Рамис Нуруллин фотолары

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев