Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“ТОННЕЛЬ” ОПЕРАЦИЯСЕ БУЛДЫ

ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә 24 августта Сабаның Объездная урамында 19-21 сәгатьләрдә “Тоннель” операциясе үткәрде.

Барысы 200дән артык автомобиль туктатылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 24 йөртүчегә беркетмә төзеделәр. Укылмый торган номер билгеләре белән йөрүчеләр (9 кеше), ОСАГО килешүе рәсмиләштермәүчеләр (5 кеше), каралтылган тәрәзә пыяласы белән йөрүчеләр (3 кеше) ачыкланды. Бер йөртүчегә телефоннан сөйләшеп барган өчен беркетмә төзелде. Барысына да штрафларны вакытында түләргә кирәклеге әйтелде. Моның өчен каралган срокны узганнар кабат штрафка тартылачак. Быел 7 айда әлеге чара 135 йөртүчегә карата кулланылды.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев