Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормышын хезмәт бизи

22 февральдә Лесхоз бистәсендә яшәүче Бибикамал Шәрифулла кызы Арслановага 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлавы тапшырылды.

Балачагы авыр сугыш елларына туры килгән кызның  хезмәт биографиясе бик иртә башлана. Ул Урта Нырты авылында  8 сыйныфны тәмамлаганнан соң колхозда эшли башлый. Көченнән килгән бөтен авыр эшләрне башкарып,  беләге көчкә дә туенмаган яшүсмер кыз Бөек Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аннан лаеклы ялга чыкканчы Саба урман хуҗалыгында эшли. 1953 елда гаилә корып, ире Әбрар белән үзләре үрнәгендә тырыш, эшчән  биш бала тәрбияләп үстерәләр. Бер баласын югалту хәсрәтен дә кичерә.  Хезмәт сөючән, үрнәк  гаилә буларак бистәдәшләренең ихтирам-хөрмәтен казаналар.   Биш оныгы, дүрт оныкчыгының  яраткан әбиләре булып,   улы Илсур  гаиләсе тәрбиясендә, балалары  һәм оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп гомер кичерә. Бибикамал Арсланованы олы юбилее белән башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов,  социаль яклау бүлеге    начальнигы Марсель Хуҗин, Саба урман хуҗалыгы директоры Васил Гыйззәтуллин тәбрикләп, намуслы, тырыш  хезмәтләре өчен зур рәхмәт  сүзләре җиткерделәр.

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/22-fevral-knne-leskhoz-bistsend-yashche-bibikamal-shrifulla-kyzy-arslanovaga-90-yash-tuldy

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев