Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тормышта да көрәшче иде

Татарстанның атказанган төзүчесе Фәргать Нәбиуллин истәлегенә көрәш турниры

 

 

   Сабада Татарстанның атказанган төзүчесе, дистәләгән  биналар  салдырган һәм татар көрәшен үстерүгә дә күп көчен биргән шәхес Фәргать Нәбиуллин истәлегенә ачык көрәш турниры булды. Ярышта Саба,  Теләче, Балтач, Мамадыш, Биектау районнарыннан 2008-2010 елларда туган һәм алардан яшьрәк 131 яшүсмер катнашты. Ачылыш тантанасына район башлыгы Рәис Миңнеханов килде.

“Фәргать Әһлиулла  улы бик үзенчәлекле кеше  иде.  Сезнең кебек кечкенәдән  көрәшеп, ныгып-чыныгып  үсте һәм тормышта  да  чын көрәшче булды. Кайда гына  эшләсә дә, һәрвакыт сабырлык   күрсәтте. Кушылган  эшләрне  төгәл  үтәде. Кем генә булмасын, ул һәрвакыт бөтен  кешене хөрмәтләде.  Эшчеләрен дә, халыкны  да яратты. Хөрмәтле   көрәшчеләр! Аның тормыш юлы сезнең өчен дә  киләчәктә үрнәк, ирешкән  уңышларыгыз   күп булсын. Барыгызга  да  җиңүләр телим”,– диде ул бәйгедә катнашучыларга   мөрәҗәгать итеп.

Фәргать Әһлиулла  улын ихтирам итеп килгән элек бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары исеменнән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  идарәсе начальнигы  Гафур Хәсәншин  чыгыш  ясады. Фәргать Нәбиуллинның тормыш иптәше Люция ханым, уллары Илназ, Илнар әтиләре истәлегенә оештырылган ярышның төп спонсорлары район хакимиятенә, спорт бүлегенә, шулай ук укучыларны көрәшкә әзерләгән тренерларга  зур рәхмәт белдерделәр.

Келәмгә иң элек мәктәпкәчә яшьтәгеләр чыкты  һәм Сабадан Илназ Гатиятов   көндәше Әскәр Канәфиевны отып, 1нче булды.  

2010 елгы һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында  Дилюс Хәйретдинов (Югары Симет, 28 кг.), Алмир  Галимҗанов (Теләче, 32 кг.), Рүзәл Галимуллин (Балтач, 36 кг.), Фәндил Зиннәтуллин   (Саба, 40 кг.), Риназ Гарипов (Саба. 45 кг.), Әхәт Әскәров  (Балтач. 55 кг.), Әнәс Мифтахов (Балтач,65 кг.), Динияр Минкәбиров (Саба,70кг.) җиңү яулады.

2008-2009 елларда туган үсмерләр арсында  Тимерхан Әхмәтов (Саба, 45 кг.),  Рүзәл Ашаров (Иске Мичән. 50 кг.), Ислам Рәхимов (Биектау, 55 кг.), Раил Гыйльметдинов (Явлаштау, 60 кг.), Булат Әхмәдуллин (Югары Симет, 65 кг.), Аяз Хәйретдинов (Балтач, 65кг.нан югары үлчәү) батыр калды.

Үз үлчәү категорияләрендә Балтачтан Билал Галимуллин, Ильяс Галиев,  Мөхәммәт Гыйбадуллин,Сәйдаш Мостафин, Теләчедән Инсаф Ибәтуллин,  Әмир Антонов,  Азат Мусин, Кәрим Тимербаев,  Тимур Хәбибуллин, Саба районыннан  Ранил Хаҗиев, Дмитрий Певцев, Шамил Миңнуллин,  Оскар Зәйнуллин –2нче, Сабадан Дилюс Хәйретдинов,  Фәнзил Зиннәтуллин, Замир Хәсәншин, Илзат Нигъмәтуллин, Камил Сәлахиев, Балтачтан  Раушан Галиев, Азат Галимов, Ислам Йосыпов,  Гадел Хөсәенов, Ибраһим Аймасов, Теләчедән Рафит Яруллин,  Рушан Шәйхетдинов,  Биектаудан Әмир Гатиятов 3нче  урыннарны  алдылар.

Шулай итеп районыбыздан һәм  Балтачтан –16шар, Теләчедән 8  яшь  көрәшче  призер булды.

 “Сабага  мәктәпләрдән  сайлап  алып, 19  көрәшче  алып   килгән  идек.  Шуларның өчесе генә беренче  өчлеккә  кермәде. Монда  минем шәкертләр дә, тренерлар Дамир Гобәйдуллин,  Альберт Миңнеханов әзерләгән укучылар  да бар. Уңышлар бер команда булып эшләү нәтиҗәсе”,– диде Россиянең  спорт остасы Ринат Хәйретдинов Балтач районы яшь  көрәшчеләренең  уңышлы  чыгышлары турында. 

 Татарстанның атказанган   физик  культура  хезмәткәре Илдар Ермолаев әзерләгән яшүсмерләрнең дә 5есе батыр  калды, 8е призер булды.

 Шулай итеп, бүләкләү тантанасында бирелгән Фәргать Нәбиуллин фотосы төшерелгән медальләрнең 23есе  күрше районнарга  китте. Алар үсмерчакның  якты  истәлеге булып сакланачак. Димәк, якташыбызның җылы,  якты рухы  кергән йортлар саны  ел  саен арта бара.

Фәнил Мәүлетов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев