Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Туганлык җепләрен өзмәгез

Динебездә туганлык мөнәсәбәтләрен саклауга зур урын бирелә.

Расүлебез: «Аллаһыга һәм Кыямәт Көненә ышанган кеше ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕн сакласын», – дип әйткән (Бохари, Мөслим).

Алай гына да түгел, ТУГАНЛЫК ҖЕПЛӘРЕН саклау, ризыгыбызның - киң, гомеребезнең озын булуына да сәбәп булып тора икән.
Расүлебез: «Туганлык җепләрен саклагыз. Дөреслектә, ул гомерне озынайта һәм ризыгыбызны киңәйтә», – дип әйткән (Бохари, Мөслим).

Шунысы да мөһим: туганлык җепләрен саклау – сиңа карата яхшы мөгамәләдә булган туганың белән генә түгел, ә синең белән араларны өзгән туганыңа карата булган мөнәсәбәттә дә нык булырга тиеш.
Расүлебез бу мәсьәләдә, кеше үзе белән араны өзгән туганы белән туганлык җепләрен сакларга тиеш, дип искәрткән.

 Ә менә туганнар белән араларны өзү турында Пәйгамбәребез:«Туганннар белән араларны өзүче кеше ҖӘННӘТКӘ КЕРМӘС», – дигән (Бохари, Мөслим, Әхмәд).

Шулай ук Кодси-хәдистә Раббыбыз: «Мин Мәрхәмәтле, Мин туганлык җепләрен барлыкка китердем һәм аңа ҮЗ ИСЕМЕМНӘН исем бирдем. Мин туганнары белән туганлык җепләрен саклаган кеше белән ЭЛЕМТӘНЕ САКЛАРМЫН һәм туганнары белән араларны өзгән кеше белән АРАНЫ ӨЗӘРМЕН», – дип әйткән (Әт-Тәбарәни).

чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев