Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Тукай урамында - Тукай бәйрәме"

Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә һәр елны авылның Тукай урамында "Тукай урамында - Тукай бәйрәме" дигән чара үткәрә. Шушы урамда яшәүчеләр - олысы, кечесе шигъри бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Әкият геройлары - Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Акбай бәйрәмнең төп хуҗалары. Бәйрәмгә җыелган халык Тукай шигырьләрен яттан сөйләде, балалар әкият геройлары булып киенде. Соңыннан халкыбызның "Түбәтәйле" , "Йөзек салыш" кебек онытыла барган милли уеннар уйналды. Матур бәйрәм "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев