Сез дә «Махсус хәрби операция солдатына ярдәм»акциясенә кушылыгыз
«Тургай» балалар приютында тәрбияләнүчеләр «СВО солдатына ярдәм»акциясенә кушылды.
9 май көнне балалар приют хезмәткәрләре белән бергә чәк - чәк әзерләделәр. Балалар бик тырыштылар: камырны пөхтә итеп кистеләр, пешкән чәк-чәкне коробкага тутырдылар. Алар илебезне саклаучы каһарманнарга йөрәк җылысын салдылар.
"Бу татлы күчтәнәчләр сугышчан рухны күтәреп, туган якны искә төшереп торсыннар! Егетләребез белән горурланабыз!»,- дип хәбәр итә приют коллективы.


Нет комментариев