Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тыл ветераны Салих Габдрахманов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Салих Габдрахман улы Габдрахманов Түбән Шытсу авылында гомер кичерә.

23 июль көнне Түбән Шытсу авыл җирлегендә яшәүче, Саба районы "Балкыш" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган тыл ветераны Габдрахманов Салих Габдрахман улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, "Шытсу" АХП" ҖЧҖ директоры Адель Билалов килделәр.

Кунаклар юбилярга истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев