Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТЫРЫШКАН ҺӘРВАКЫТ БУЛДЫРА

Узган атнада Саба мәдәният йортына Укытучылар көненә багышланган бәйрәмгә 300дән артык мәгариф хезмәткәре чакырылган иде.

Саба муниципаль районы башлыгы  Рәис Миңнеханов   һөнәри   бәйрәмнәре  белән тәбрик  итеп, педагогларга, тәрбиячеләргә изге теләкләрен  җиткерде.  Тырыш  хезмәтләре  өчен рәхмәтен  белдерде. “Сез, укытучылар, һәм белемле балаларыбыз – безнең  иң олы байлыгыбыз. Белемне  сатып  алып  булмый. Сез  изге  кешеләр,  төп вазифаларыгызны  үтәп, белемегезне киләчәк буыннарыбызга җиткерәсез.  Нәтиҗәләрегез, аллага  шөкер, киләчәк тә  дә алар шулай  яхшыга таба барсын.  Бердәм  булу  аркасында мәгарифтә тормыш куйган мәсьәләләр  уңай чишелә. Хезмәтегезне сау-сәламәт булып  куярга  язсын, тырышкан кеше  һәрвакыт  булдыра.  Президентыбызга,  аның  командасына, Дәүләт   Советына  зур  рәхмәт: бюджетыбызның  50-60 проценты  мәгарифкә тотыла. Моннан тыш  хөкүмәт өстәмә  күпме  чыгымнар өчен дә акча  кызганмый, Төзеп тә,  ясап та була. Әмма белемле балалар булмаса,  яңа сабыйлар тумаса, ул ил юк. Үсеп килүче буынны белем белән сез баетасыз.  Куйган тырышлыкларыгыз,  яхшылыкларыгыз   үзегезгә  меңе  белән әйләнеп кайтсын”,– диде Рәис Миңнеханов һәм яшь буынга белем- тәрбия бирү өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәннәрне Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев