Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Участок инспекторын сайлыйк!

”Халык участок инспекторы” дигән Бөтенроссия конкурсының икенче этабы бара. Быел тугызынчы тапкыр оештырылучы әлеге бәйге полиция хезмәткәрләренең эшенә тиешле бәя бирү өчен эчке эшләр органнары белән җәмгыять арасындагы хезмәттәшлекне чагылдыруның ачык мисалы булып тора. Безнең районнан конкурста Эзмә, Курсабаш авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче полициянең өлкән лейтенанты Фәнил Мөбарәков катнаша.

Участок инспекторы өчен Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Интернет-сайтында - https://16.mvd.ru тавыш бирергә мөмкин. Моның өчен тәкъдим ителгән исемлектән Фәнил Мөбарәковны  сайлап алырга һәм аның фоторәсеменә “тавыш бирергә” дигән төймәгә басарга кирәк. Моның өчен тавыш бирүченең социаль челтәрләрнең берсендә (“Вконтакте”, “Одноклассники”, “Фейсбук”) теркәлгән булу мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев