Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уен булса да, җитди һәм эшлекле

Район яшьләре үзләрен “Мөмкинлекләр вакыты” турында күрсәтте.

undefined

2020 елда “Яшьләр вакыты" иде, быел “Мөмкинлекләр вакыты”. Әнә шундый тур белән республика районнары буйлап сәяхәткә чыккан Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе автомобиле Сабага да килеп җитте. Әлеге проект җитәкчесе Кристина Фазлыева – Шәмәрдән кызы. Шуңа аңа район яшьләре белән аралашу җиңел булды. Бүген “Мөмкинлекләр вакыты” яшьләр туры Лесхозда тукталыш ясады. Лесхоз, Килдебәк урта, Сабабаш төп мәктәпләре укучылары, шулай ук 35 яшькә кадәрге актив яшьләр 8 командага бүленеп, "Авыл көче" дигән уенда үзләренең белем потенциалларын, мантыйкый фикерләү сәләтләрен күрсәттеләр, туган җирләренең ресурсларын билгеләделәр, авылларны үстерү буенча идеяләрен тәкъдим иттеләр. Әйтик, Килдебәк мәктәбеннән Илдар Хәлиловның авылын IT өлкә үсеш алган тармак итеп күрәсе килә, Сабабаш командасы авыл яшьләре арасында үзара спорт ярышларын (хоккей) ешрак уздыруны практикага кертергә тели. Тур яшьләрнең актуаль мәсьәләләре һәм аларны хәл итү механизмнары буенча ачык фикер алышу өчен уникаль мөмкинлек бирде.

“Сезнең проектларыгыз мөһим һәм кадерле. Без аларны өйрәнеп, район, республика җитәкчелегенә җиткереп, тормышка ашыру өстендә эшлиячәк”,–диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев