Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Уяулык һәркайда һәм һәрвакыт кирәк

Бүген хакимият бинасының актлар залында район башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов рәислегендә Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

 

 

  Бүген хакимият бинасының актлар залында район башкарма комитет җитәкчесе  Марат  Ишниязов рәислегендә Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Сүз соңгы  вакыттагы фаҗигале  вакыйгалар  уңаеннан һәркайда  уяулыкны нык  көчәйтү, профилактика  эшен   яхшырту зарурлыгы турында  барды. “Мәскәү өлкәсендәге террорлык  актына бәйле рәвештә һәм оператив хәлнең катлаулануына юл куймау максатларында утырыш беркетмәсенә күп халык катнашындагы чараларны кичектереп тору, потенциаль куркынычлы объектларда сакны, пропуск режимын көчәйтү, Саба-Казан  маршрутында пассажирлар йөртүче транспорт предприятиеләре җитәкчеләре белән эш алып бару  турындагы мәсьәләләрне кертү зарур. Алга таба массакүләм чараларны Татарстан Министрлар  Кабинетының 42нче  санлы Карары (24.01.2022) таләпләренә туры китереп үткәрергә, ачыклаган җитешсезлекләрне прокуратурага хәбәр итәргә, автомобильләр кую урыннарын аеруча  игътибарга  алырга кирәк”,– диде Эчке эшләр министрлыгының Саба бүлеге полиция начальнигы Сиренат Ногманов. Куркынычсызлык  таләпләре үтәлмәгәндә чаралар үткәрелмәскә тиеш. Полиция  башлыгы шулай ук эчке эшләр бүлеге алдына  куелган  бурычларга  да тукталды.

 Район прокуроры  Раил Шәймәрданов  чыгышында әйтелгәнчә, барлык объектларда  да иминлек таләпләре  үтәлми әле. Мәсәлән, Балалар иҗат үзәгендә, Сабабаш  төп мәктәбендә, гимназиядә  куркыныч турында  кеше тавышы белән хәбәр итү системасы юк. Мәдәният объектларында үзәкләштерелгән пультка тоташтырылган “тревога”  сигнализациясе куелмаган. Хәзер җитешсезлекләрне бетерү буенча күрелә торган чаралар прокуратура  контролендә. Корал, шартлаткыч  матдәләр саклау урыны булып хезмәт итәрдәй  ташландык йортларны сүтү дә акрын бара.

Соңыннан комиссия сәркатибе Азат Хәлилов учреждениеләр җитәкчеләрнең,  авыл (шәһәр)  җирлекләре башлыкларының игътибарын  утырыш беркетмәсенә кертелгән пунктларны  күрсәтелгән  вакытында  үтәү мөһимлегенә юнәлтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев