Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар планшетлы була

Узган атнада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов дистанцияле укуның барышы белән танышып, укучылар һәм укытучыларның тәкъдим-үтенечләрен тыңлады.

undefinedНурмөхәммәт Хуррамов Президент йөкләмәсе буенча тапшырылган планшетка бик шат

Дистанцияле   укуда күп балалы гаиләләрне   компьютер белән тәэмин итү  иң тәҗел мәсьәлә. Белем бирү учреждениеләре укучыларга  үзләрендә кулланышта булган ноутбуклар белән ярдәмгә килүләрен хәбәр иткән идек инде.

Шушы көннәрдә  Президент йөкләмәсе буенча республикада яшәүче күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдәге IХ, ХI  сыйныф укучыларына ярдәм итү максатыннан   планшетлар тапшыру башланды. Республика  буенча  укучыларга  барлыгы 2000 планшет таратылачак. 14 апрельдә районыбызның мәгариф идарәсе   чыгарылыш сыйныфлар өчен барлыгы 40 планшет кабул итеп алды.  Техникаларның 29ы дәүләт йомгаклау аттестацияләренә әзерләнүче  IХ һәм  11е - ХI  сыйныф укучыларына тапшырылды. Мәсәлән,  Президент йөкләмәсе буенча  1 данә техник җиһазга ия булган  Эзмә урта мәктәбендә дә дистанцион уку тулы куәтенә оештырылган.  Быелгы уку елында биредә 11 авылдан йөреп  209 укучы белем ала.  15 апрель көнне  IХ сыйныфта белем алучы Нурмөхәммәт Хуррамовка мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин һәм сыйныф җитәкчесе Гөлфия Хадеева планшетны  Олыяз авылына өенә илтеп тапшырды (рәсемдә).  «Бу сезгә Президентның ярдәме дип кабул итәргә кирәк.  Бүгеннән шушы планшет ярдәмендә укуыңны дәвам итәрсең. Уку тәмамлангач, мәктәпкә кире кайтарылачак. Техник яктан берәр кыенлык чыкса, сыйныф җитәкчеңә хәбәр бир. Тиз арада хәл итәргә тырышырбыз», - диде мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин. Без килгәндә телефон аша  онлайн дәрестә утыручы Нурмөхәммәт  әлеге ярдәмгә бик шат булуын әйтеп, рәхмәтен җиткерде.  2011 елда Олыязга күченеп кайткан Хуррамовлар гаиләсендә җиде бала тәрбияләнә.  I, VI, VIII, IХ сыйныфларда укучы балаларның ерактан торып уку    техникасына ихтыяҗы арткан. Өйдәге бер компьютер, бер ноутбукка өстәп мәктәп тагын бер ноутбук белән тәэмин иткән.   «Безнең мәк­тәптә дистанцияле укытуга әзерлек алдан ук барды. Өченче чирекнең ахыргы өч көнен дистанцияле укытып карап, камилләштерәсе, хәл итеп бетерәсе мәсьәләләрне ачыкладык. Ата-аналар бе­лән сөйләшүләр алып барып,  алар вакытлыча булган әлеге хәлнең җитдилеген аңладылар. Дистанцияле уку чараларын барладылар, техник җиһазлар сатып алдылар, булганнарын эшкә җиктеләр.  3 апрельдә  сыйныф җитәкчеләре укучылар һәм ата-аналар белән  онлайн дәресләрне өйрәтү буенча өстәмә укулар уздырдылар. Ата-аналар белән җыелышлар «ZOOM” платформасы аша үтте.   Мәктәптәге кулланышта булган ноутбуклар ремонтланып, Курсабаш,  Иләбәр, Олыяз авылларыннан алты гаиләгә  бирелде.  Дәресләр генә түгел, расписание нигезендә дистанцияле  рәвештә шөгыльләр, түгәрәкләр, чыгарылыш сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестацияләренә консультацияләр дә уза. Без бу системага  авыр кереп киттек дип әйтмәс идем. Кыскасы, укучылар дистанцияле рәвештә программаны тулысынча  үзләштереп баралар»,  –  ди Зөлфәт Гыйбадуллин.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев