Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

УКЫТУЧЫЛАРГА ИХТЫЯҖ АРТАЧАК

Яңа уку елы башланырга санаулы гына көннәр калды. Балаларга белем һәм тәрбия бирү эшенә керешер алдыннан мәгариф хезмәткәрләре традицион август киңәшмәсендә узган уку елына нәтиҗәләр ясадылар, алга бурычлар куйдылар.

Конференция быел Саба аграр көлиятендә узды. Кунакларны гимназия уку­чылары гитара уйнап, төрле җырлар белән каршы алдылар, аларга район башлыгы Рәис Миңнеханов та кушылды. Шулай ук күргәзмәләр, конференциядә катнашучылар белән дә танышты, сораулары белән кызыксынды, укучыларга серкә кислотасы белән хи­мик реакция ясарга булышты. Хәзерге вакытта республикабыз мәктәпләрендә тәрбия бирү зур урын алып тора. Шуңа күрә район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров док­ладында да бу сорау күтәрелде. “Хәзер мәктәп укучылары белән гел психологлар эшләп тора, өстәмә белем, тәрбия бирү эшләре алып барыла. Бишенче ел рәттән сәләтле балалар интернат мәктәбендә психология үзәге эшләп килә. Бирегә район үзәгендә торучылардан кала, барлык авыллардан да килеп йөриләр. Хәзерге вакыттагы бу үзәкнең бердәнбер проблемасы – озын чират. Моның чишәр өчен штатны арттырырга тырышабыз” – диде Илфат Шакиров. Узган уку елы нәтиҗәләренә килгәндә, Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре рес­публика буенча уртача баллдан югарырак, шулай ук олимпиадалар буенча да авыл районнары арасында 1нче урында барабыз...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев