Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укытучыларны балаларга мәхәббәт берләштерә

Сабада узган атнаның иң җәмгыяви әһәмиятле чараларыннан берсе – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернатында үткәрелгән «ОНИКС-2024» алдынгы инициативалы укытучылар форумы булды.

   Сабада узган атнаның иң җәмгыяви әһәмиятле  чараларыннан берсе  – аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтү мәктәбе-интернатында үткәрелгән  «ОНИКС-2024» алдынгы инициативалы укытучылар форумы булды. Безгә республика районнарыннан, Чечен Республикасыннан, Казан, Пенза, Сочи шәһәрләреннән талантлы, максатка омтылучан  педагоглары килгән иде. Ачылыш тантанасы  аграр  көллияте  актлар  залында  узды.

“Киләчәк – сезнең  кулларда.  Укытучыдан башка берничек тә мөмкин түгел. Балалар ничек тәрбиялибез һәм нәрсәгә  өйрәтәбез  киләчәгебез шулай булачак”,– диде район башлыгы Рәис Миңнеханов форумда катнашучыларга  эшләрендә унышлар теләп.

Сабага күченеп килергә теләүчеләргә юл ачык икәнен белдерде.

     Форумны Татарстанның атказанган артисты, Г. Камал исемендәге  академия театры актеры Фәнис Җиһаншаның сәхнәгә чыгуы җанландырды. Ул ораторлык осталыгы буенча мастер-класс үткәреп форумда катнашучыларны чыгыш ясаганда югалып калмау, тавышны көйләү, сәнгатьле сөйләү серләрен ачты. Аудитория алдында каушаудан арыну юлларын да өйрәтте. Артист шәхсән үзен тынычландыру  йөзеннән кулын кесәгә тыгып чыгыш ясавы турында  да   сөйләде. Диафрагма белән суларга да була. Шулай да иң гади ысул – тамашачыларны, класстагы балаларны үзеңнең иң  якын туганнарың итеп күрү. Фәнис Җиһаншаның киңәшләре күпләр  өчен  кулланма булачак. Балалар өчен ничек  даими кызыклы остазга әверелү, дәресләрнең социоуен режиссурасын камилләштерү үзенчәлекләре турында укытучылар Мәскәүдән чакырылган спикерлар Вячеслав Букатов, Антон Гин чыгышларыннан белделәр. Мәктәп педагогларының мастер-класслары да җанлы дискуссия тудырды.  

     “Форум бик  ошады. Ике көн барган чарада  балаларда белемгә, шөгыльгә кызыксыну уятырдай  яңа төрле алымнар, ысуллар тәкъдим ителде.  Мәктәптә XXI  гасыр таләпләренә ярашлы интерактив технологияләр куллана  алучы бердәм команда тупланган. Безнең белән көчле спикерлар эшләде. Фәнис Җиһанша  укытучы эшчәнлеген бөтенләй икенче яссылыкта ачты.  Башлангыч сыйныфлар  укытучысы Антон Гин дәресләрне ничек кызык итеп үткәрергә  кирәклеген гади телгә күчереп  аңлата алды. Боларны эштә икеләнми кулланачакмын. Форумны оештыручыларга зур рәхмәтлемен. Киләсе елда да форумда, һичшиксез, катнашачакмын”,– дип  фикерен белдерде Яр Чаллыдан  килгән укытучы  Алсу Шакирова.   

Тулырак районда газетасында укыгыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев