Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Умырзая” балалар бакчасында экологик тәрбия

Иләбәр “Умырзая” балалар бакчасында узган атна дәвамында экологик тәрбия юнәлешендә балалар белән төрле чаралар үткәрелде. Шуларның иң зурысы- макулатура җыю.Бу акциядә балалар бик теләп һәм яратып катнаштылар.

“Собираем мусор сортируя” акциясенә дә әти-әниләр тарафыннан әзерләнгән кызыклы видеолар килде. Балаларга кәгазь, пыяла, пластик чүпләрне аерым җыярга кирәклеге аңлатылды.

Шулай ук кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар табигатьтә экскурсиядә булып, язгы һава торышы, күк йөзе, кар эрүе, агачларның үзгәрүе белән таныштылар.

Зурлар төркемендә балалар , тәрбиячеләр белән берлектә, җәйге бакчаның матурлыгын кайгыртып, чәчәк орлыклары чәчтеләр. 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X