УРАК ТӨГӘЛЛӘНҮГӘ БАРА
Район яңалыклары

УРАК ТӨГӘЛЛӘНҮГӘ БАРА

Тагын берничә көннән, көннәр явымсыз торса, күп кенә хуҗалыклар уракны төгәлли. Эшне быел һава шартлары аркасында сабан бодаеның өлгереп җитмәве дә тоткарлады.

Игенче-механизаторлар ярышында “Мөхәммәтшин” хуҗалыгыннан Айрат Хәмитов (“Акрос”) алда бара. Ул 4 сентябрьне кертеп, 16179 центнер ашлык суктырды. “Саба” җәмгыятеннән Айрат Галимуллин һәм Рөстәм Газизҗановның (“Джон-Дир”) эш күрсәткечләре 15939ар центнер, Рәис Шакировныкы (Мөхәммәтшин”) – 14830, Зөлфәт Мөбарәковныкы (“Челенджер”) – 13569, “Сатыш” бүлекчәсеннән Илһам Гыйльметдиновныкы 13598 центнер тәшкил итә. Комбайнчыларның 2 мең гектарда эш башкарасылары калды.

Фото: saby.tatarstan.ru


Нет комментариев