Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бәйрәм котлавы

  Хөрмәтле дин кардәшләр! Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге Рамазан ае да ахырына якынлашты. Бүген, 29 март көнне кояш баю белән Шәүвәл ае туа һәм Ураза бәйрәме башлана. Рамазан аенда без уй-ниятләребезне Аллаһның мәрхәмәтен яулауга, бер-беребезгә рәхим-шәфкать күрсәтүгә һәм игелек кылуга юнәлттек. Ай дәвамында Аллаһы Тәгалә каршында рухи ныклыгыбызны күрсәтергә тырыштык, ризыктан гына түгел, начар сүзләрдән, гамәлләрдән, фикерләрдән тыелып тордык. Барлык изге гамәлләребез кабуллардан булсын. Аллаһы Тәгалә һәркемнең күңеленә иман һәм мәрхәмәтлелек нуры өстәсен, күңел тынычлыгы, шатлык һәм бәрәкәт бүләк итсен.

Саба муниципаль район советы һәм башкарма комитет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев