Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Урман белгече белән очрашу

Урман - гаҗәеп бер серле дөнья! Андагы энергия, саф һава, тынычлык, кошлар сайравы, яфракларның лепердәшүе үзе генә ни тора?! Җәйге урман белән күпләребез таныш, чөнки ял иткән чорда җиләккә, гөмбәгә еш йөрибез. Ә менә кышкы урман турында мәгълүматларыбыз азрак.

Сәләтле балалар мәктәбенең кунагы   - хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт тикшерүе бүлегенең Саба районы буенча район (районара) башлыгы Галимуллин Марсил Мулланур улы безне кышкы урман серләре белән таныштырды. Әлеге очрашудан укучыларыбыз күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат алдылар: кышын җәнлекләр ничек ашарга таба, кардагы эзләр буенча хайваннарны ничек танып була  һ.б. Әлеге җылы очрашу өчен Марсил Мулланур улына зур рәхмәтебезне җиткерәбез, саулык һәм алга таба да уңышлар телибез.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев